МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
@milechka_tatar
Фото Олы терлекнең бөерен яратып ашаучылар, яратмаучылар да бар икән язылучыларым арасында) Ә менә бүтәкәне яратасызмы соң?) Кичә тиз генә бүтәкә пешереп алдым) ✅Бер суганны кыздырдым, өстенә юылган, чистартылган бүтәкәне салдым, сөт өстәдем. Мин алган бүтәкә 45 минутта пеште. Пешү вакыты кисәкләрнең зурлыгыннан, тавыкның яшеннән тора. Чәнечке белән төртеп карагач, йомшак булса, димәк пешкән. ✅Бүтәкә пешеп чыккандарак тоз, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы өстәдем) Тәмле булды😇 ‼️Бүтәкәдән кәтлит, мантый ясаучылар бар икән. Ясап карыйсы булыр әле🥰
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал