МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ + ВАК ҖИМЕШ + СГУЩЕНКА ДАН ПИРОГ (хәзер пешермәдем элегрәк пешергән идем)
Камыр өчен:
📝250 гр йомшак акмай
📝1 йомырка
📝Шикәр комы тәменчә (эчлегендә сгущенка булгач, шикәр комын бик аз салдым, рецепт буенча Бер стакан иде)
📝1 кечкенә калак разрыхлитель
📝Он якынча 400-450 гр (фирмадан тора). Камыр тыгыз булмасын.
Камырны ясагач, 15-20 минутка холодильникка куеп торасыз.
Эчлек:
📝Вак җимеш (җылымса суда 20 минут тоттым)
📝Әстерхан чикләвеге (аз гына вакладым, теләсәгез иттарткыч аркылы чыгарсагыз була, безгә эре килеш ошый
📝Сгущенка
Эчлегенең ингредиентларын чамалап салдым. Күбрәк салсагыз тәмлерәк😊
Камырны формага җәясез, эчлекне саласыз вак җимеш - әстерхан чикләвеге - сгущенка.
Духовканы 180 градуска куеп, 35 минут пешерәсез.
Тәмле булсын. Пирог бик тәмле килеп чыга, пешереп карагыз😘 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал