Газета «Балтач таңнары» (Башкортостан)
Сынаулар үтеп кавышкан балтачлы Кашаповлар.
Бу парны мин Балтачта үткән “Гаилә көне”ндәге матур чарада очраттым. Айгөл белән Айдар Кашаповлар ул.
Айгөл — күрше Тәтешле районы кызы, Айдар — Иске Балтачтан. Моннан берничә көн элек кенә законлы никахка кергәннәр.
Яшьләрнең танышу, табышу тарихы белән кызыксынгшач, икесе дә елмаеп куйдылар.
—Интернет челтәре таныштырды безне, — диделәр.
—Танышкач, ике тапкыр күрешеп өлгердек, — дип куйды Айдар.
2022 ел. Айдар себер тарафларына йөреп эшли. Отпускка кайткан көннәрендә мобилизациягә эләгә, яшьләрнең юллары аерыла. Луганск Халык Республикасы җирендәге Кременная юнәлешендә хәрәкәт иткән рядовой Айдар Кашапов 2023 елның гынварында каты яралана.
—Һәм мине Мәскәү шәһәрендәге Н.Н. Бурденко исемендәге клиника каршындагы госпитальгә китерделәр. Унике операция үткәрергә, кабат яшәргә өйрәнергә туры килде. Айгөл апасы, әнисе белән яныма килеп хәл белде, — дип Айдар үзенең язмышы белән таныштырды.
Солдатның гомере, аягын саклап калу өчен табиблар озак көрәшәләр. Түзә егет. Иртәгәсе көнгә өметен югалтмый. Мәхәббәте, тизрәк аякка басуын теләп көткән Айгөле, әти-әнисе, туганнары, дуслары көч бирә аңа. Ниһаять, ул көннәр артта кала. Айдар Кашаповны быел демобилизациялиләр. Һәм районда өр-яңа гаилә барлыкка килә.
Сынаулар алдында сынмаган парның узасы гомер юлы бәхетле, озын, каршылыкларсыз булсын!
https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-09/synaular-tep-kavyshkan-baltachly-kashapovlar-4746792
──────────────
Комментировать › Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал