Газета «Балтач таңнары» (Башкортостан)
Тугызынчы дистәне ваклаганда да алар мал карыйлар
Бүген, 1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көне Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән төркемдәшләребезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез, урыннарыгыз өй түрләрендә булсын, алдагы көннәрдә кадерле кешеләрегезнең хөрмәтен, игътибарын тоеп яшәгез. Бәйрәм уңаеннан тырыш, эшсөяр гаилә белән таныштырып үтәбез.
Хөрия һәм Анатолий Климиннар Каргалы авылында гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Анатолий Иванович 1940нчы елның 9 мартында туган. Ә Хөрия Шәйхулла кызы 1943нче елныкы. Аларның бала чаклары үтә дә авыр чорга туры килә ала. Шушы авырлыклар аларны чыныктыра да инде.
Каргалы авылында урыс фамилияле кеше кайдан килеп чыккан, дип аптырарсыз. Анатолий Ивановичның әтисе тегермәнче булган. Алар Бөре шәһәреннән безнең тарафларга күченеп килгәннәр. Борай районы Иске Кизгән авылында аларның тегермәннәре булган.
Алар икесе дә фермада эшләп хаклы ялга тукатаганнар. Гаилә башлыгы пенсиягә чыккач та озак еллар көч салган.
—Безнең әтиебезгә 86 яшь, әниебезгә 83 яшь тулды. Аларга карап бу яшьне биреп булмый. Әти, әниебез тормышны, кешеләрне яратып яшиләр. Дүрт балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына озатканнар. Әти-әниебезнең сау-саләмәт булулары белән бәхетлебез. Туган йортның ишекләре ачык, алар безгә яшәргә көч бирәләр, — ди кызлары Рита Сәлихова.
Бүген Хөрия һәм Анатолий Климиннар 11 онык, 4 туруннары өчен дә кадерле кешеләр.
Эш белән чыныккан кешеләр тик торырга һич яратмыйлар. Хәрәкәттә— бәрәкәт, дигән сүзләр алар өчен закон. Тугызынчы дистәне ваклаганда да алар мал карыйлар, бакча үстерәләр. Аларны яшьләргә өлге итеп куярлык.
──────────────
Комментировать › Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал