Газета «Балтач таңнары» (Башкортостан)

“Аек авыл” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеләнде

Балтач районында “Аек авыл” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Район мәдәният сарае фойесында узган чарада 14 авыл биләмәсеннән килгән командалар үзләренең эш тәҗрибәсен, башлангычларын һәм аек тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән проектларын тәкъдим итте.

Конкурсның төп максаты — халык арасында сәламәт яшәү рәвешен ныгыту, гаилә кыйммәтләрен саклау, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү. Әмма бу максатларга ирешү өчен бер көнлек чаралар гына җитми. Иң мөһиме — авыл халкының үз тормышына битараф булмавы, уртак эшкә кушылуы һәм уңай үзгәрешләрне үзеннән башлавы.

Муниципаль этапта катнашучылар әзерләгән видеопрезентацияләр нәкъ менә шушы эшләрне чагылдырды. Һәр авыл үзендә оештырылган чаралар, акцияләр, спорт ярышлары, мәдәни очрашулар һәм башка башлангычлар турында сөйләде. Видеоязмалардан соң авыл биләмәләре башлыклары конкурс комиссиясе һәм залда җыелучылар алдында чыгыш ясап, башкарылган эшләргә тукталды, алдагы планнары белән уртаклашты.

https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-11-26/aek-avyl-konkursyny-rayon-etaby-i-chel-re-bilgel-nde-4889493

──────────────
Комментировать ›

“Аек авыл” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеләнде Балтач районында “Аек — фото 1“Аек авыл” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеләнде Балтач районында “Аек — фото 2“Аек авыл” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеләнде Балтач районында “Аек — фото 3
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала Газета «Балтач таңнары» (Башкортостан)

Все публикации канала