Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Кыяр тозлау һәм ассорти өчен менә дигән рецепт белән бүлешәсем килә. Чыннан да бик тәмле, кетердәп тора. Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашыйлар.
Уксусы куп дип язмагыз. Рецепт буенча ясасагыз, ин тэмле рецепт бу диярсез.
Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер ( гвоздика) һәм сарымсак салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 9 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз да ябып куябыз. 🤗🥒🤗
Ясап карагыз. Баллы да уксуслы да булмый. Кетердэп тора торган кыярлар, ассорти өчен дә бик яхшы .
Сезнен Лилиягез Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал