Саба таңнары | Саба районы
Саба гимназиясенең ашханәсен яңарту буенча масштаблы эш башланды. Ремонт белем бирү оешмаларының ашханәләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарыла.
Эш барышында диварларның бизәлеше яңартылачак һәм идәне алыштырылачак, шулай ук яңа тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылачак. Ремонт эшләрен "ПМК-159" оешмасы башкара.
Төзелеш һәм бизәү эшләреннән тыш, ашханәнең матди-техник базасы да яңартылачак. Яңа уку елында гимназия укучылары һәм укытучылар заманча, якты һәм уңайлы ашханәле булачак. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал