Саба таңнары | Саба районы

@sabatannargroup
Фото Моннан нәкъ 6 ел элек, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе, соклангыч, энергияле кабатланмас шәхес  Расих Хәсән  улы  Сабиров кинәт арабыздан китеп барды. Сабада  аны  сагынып искә  алучылар,  якыннарыннан тыш та, шактый дип беләм.  Моның  шулай икәнлеген узган  шимбәдә район  мәдәният  йортында үткәрелгән “Яшьнәп яшәлгән гомер” дип исемләнгән  кичә дә ачык раслады. Аның белән бәйле истәлекләрен  уртаклашыр6га элек бергә  эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, өлкән яшьтәгеләр килгән  иде. Район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов үз  чыгышында  әйткәнчә, мәдәни чаралар остасы Хәниф Тимербаев кичәне оештырып  бик тә игелекле эш башкарган. Якты дөньядан китеп барганнар белән бәйле хатирәләрне яңарту – яшәешебезнең мөһим кагыйдәсе. “Расих Сабиров – районыбызның легендар шәхесе. Икебезнең хезмәттә үзара аралашулар 2004  елдан  башланды. Хакимияткә эшкә  кайткач, миңа  киңәшләрен даими биреп, күрсәткән булышлыгы  өчен аңа бурычлымын. Оештыру эшләренә,  язу-сызуга бик маһир, тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе  иде. Районның социаль-иҗтимагый тормышына  зур өлеш кертте. Саба районы  хакимияте аппаратында туплаган тәҗрибәсе белән Саба ветераннар  советын да  уңышлы җитәкләде. Гомумән,  Расих Хәсән  улы онытылмаска, еллар үткәч тә, зур ихтирам белән искә алынырга лаеклы  шәхес”,– диде Расих Закирҗанов. Тулырак САЙТЫБЫЗДА : https://saby-rt.ru/news/rayon/iasnap-iasalgan-gomer-sabada-rasix-sabirov-istalegena-bagyslangan-kica-uzdy
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал