СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

@selametlek_kazan
Фото Халык кыяр тозлый башлаган икән😃 Без менә мондый рецепт буенча тозлыйбыз: ⁃ 4-5 сарымсак тырнагы🧄 ⁃ 2-3 укроп ⁃ 4-5 карлыган, чия яфрагы ⁃ 2-3 бөртек канәфер( гвоздика) ⁃ 4-5 бөртек кара борыч салып, кыярларны тутырабыз. ✔️Өсләрен кайнаган су салып, 10-15минут тирәсе тотарга. ✔️Әлеге суны кире кастрюльга бушатып, кайнатып чыгарырга .( кайбер кеше түгеп, яңа су кайната, алай да ярый) ✔️Кайнаган суга 1 литр банка (кыярлы) исәбенә 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып , кайнатып чыгарабыз, банкаларга салып, ябабыз. Үзегезнең рецептлар бн дә бүлешегез 😍🙌
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал