СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
Хәерле иртәләр белән!
🌿🌱🍓🐝🌷🙏☀️🕊️ Изге Җомга көне мөбарәк булсын!
Әле намазга өйрәнеп кенә килгән вакытта бер танышымнан сораган идем : теләкләрне кайчан әйтергә ярый? гафу сорыйсы килсә нишләргә?
Мөслимә танышым болай дип җавап бирде : "Иң элек вакыты буенча туры килгән намазны укырга, аннан Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт сүзләрен җиткерергә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһлар өчен гафу сорарга, ахырдан инде теләкләрне әйтергә була," - дип.
"Бәкара" сүрәсенең 186нчы аятендә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: "Бәндәләрем Минем турында сораштырсалар, әйт: Мин чыннан да һәр кешегә бик якын һәм Миңа ялварып дога кылучыларга җавап бирәм, бәлки алар туры юлны табарлар". ❤️
Изге Җомгалар белән🙏🤲 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал