СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
Кеше китә - җыры кала диләр, чыннан да шулай . Күршеләребез Әхтәм абый белән Рәсимә апа арабызда юк инде, ләкин авыл хәтерендә яшиләр. Әхтәм абый өйрәткән догалар әле хәзер дә колакта яңгырап тора. Мисал өчен, ул сөйләгәннәрдән:
"Зур диңгездә бер кеше бата икән, янында беркем юк, инде соңгы сулышын алам дигәндә шушы доганы кабатлаган:
<Сыйрәт Әл- газиз Әл - газыйм>
Шуннан күктән бер кош төшеп аны коткарган "
Авыр чакта шул доганы укыгыз дия иде, чыннан да булыша 🤲🙏
Рәсимә апа да ахыргача үз аякларында, үз акылында булды. Узып киткәндә хәлләрне сорашып, яхшы теләкләр теләп кала иде. Хәзер инде балалары ясаткан шушы сыннарга карап, сәлам биреп узабыз 🤲❤️🌷 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал