СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

@selametlek_kazan
Видео Миләүшә апаның чөгендер суы рецептын кабат-кабат сорап язасыз, чыннан да яхшы һәм җиңел рецепт ❤️ ЮГАРЫ КАН БАСЫМЫННАН, ТҮБӘН ГЕМОГЛОБИННАН Яңа язылучылар өчен искә төшерәбез😍 -3 литрлы банкага 2 литр кайнаган салкын су салырга; -2 чи кызыл чөгендерне турап кына салырга; -2 аш кашыгы бал болгатып салабыз. 5 көн бүлмә температурасында тотабыз, аннан сөзеп суыткычка куябыз. Тора-бара чөгендернең кызылы суга чыгып бетә, ак булып кала, аннан сөзәргә дә була, диде Миләүшә апа. Көнгә ярты яки бер стакан эчәргә. Иртән ач карынга эчсәгез яхшы. Миләүшә апа : "ДАВЛЕНИЕНЫ ШУНЫҢ БЕЛӘН ГЕНӘ НОРМАДА ТОТАМ, ГЕМОГЛОБИНЫМ ЯХШЫРДЫ", - диде. Әлеге чөгендер согын 2 ел куллана икән . Моңа кадәр югары кан басымы белән больницада да ятарга туры килгән, хәзер дарулар урынына шуны эчәм диде. Сәламәт булыйк 🤲🙏❤️
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал