Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
КЫЯР ТОЗЛАУ🥒🥒🥒
✅Зур булмаган кыярларны юып, ике сәгатькә салкын суда тотабыз. Шулай иткәндә, кыяр эчендәге һавасы чыгып бетә. 3-5 тырнак сарымсак, 3-4 карлыган, чия, керән яфрагы, укропны кайнар су белән чайкатып алабыз да банка төбенә салабыз.
✅Аннары тыгызлап кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут калай капкач белән каплап торабыз. Тишекле капкач аша сөзеп, шул суны кире кәстрүлгә агызабыз, маринад әзерлибез.
✅2 литр суга 4 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы (өеп) тоз салып, 3-4 минут кайнатабыз. Кыярлар янына 3-6 борчак кара һәм исле борыч өстәгәннән соң, кайнар маринад салабыз. Ахырдан 1-2 аш кашыгы 9 процентлы серкә (уксус) салып, стерильләштерелгән капкач белән ныклап ябабыз, астын өскә әйләндерәбез һәм юрган кебек җылы әйбергә төрәбез. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал