Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы

@shahrichalli
Фото #безгәязалар Безнең йортлар каршында ,шәһәр карамагындагы бер "җәйләүлек" бар... Үзебез чистартмасак,беркемгә кирәк түгел, үзебезнең торак идәрәсенә кагылмагач,җыештыручы , чүп җыючыда юк🤷‍♀️ Быел 15 нче июньдә автомобиль, юл предприятиесе , минем соравым буенча әлеге "җәйләүлекне" чабып киттеләр🤝 Бераздан кипкән үләннәрне күбәк ясап , җыйдым һәм килеп алырга хәбәр иттем Кызганыч, бүгенге көнгә кадәр җыеп алучы әлегә юк… 1 нче сентябрь көнне кабат , әлеге "җәйләүлектәге" үләннәрне чабарга кирәк, тиздән өмәләр башлана,диеп хәбәр бирдем "Техникалар үзәк проспектларда, хәзергә мөмкинлек юк, бушагач, килербез," диделәр. Аларның бушаганнарын көтә -көтә , билчәннәр мамык җибәрделәр инде( 1 нче сүрәт). Күңел түзми , матур , чиста булса, рәхәт бит,кеше яллап, җәяүлеләр йөри торган якны чабып чыктык, икәүләп, ә теге ягына хәл җитмәде🤔 Ярдәме өчен Айрат Маратовичка рәхмәт, Матур, чиста булып калды😍 ✍️Шәргия Фәтиева
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал