Шәһри Казан / Шахри Казан
Помидорны тиз маринадлау ысулы
Мондый ысул белән хәтта кибеттән алган каты, пешеп бетмәгән помидорлар да тәмлеләнә.
Кирәк булачак: 2 зур помидор, 2 тырнак сарымсак, бераз суган, укроп, петрушка, кинза, тәменчә тоз, борыч, чеметем генә кипкән базилик, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы үсемлек мае.
Помидорны телемләп кисәбез. Шуңа вак итеп туралган сарымсак, суган, яшел үләннәрне, тәмләткечләрне салабыз. Өстенә шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе агызабыз. Барысын бергә бутыйбыз һәм 30 минутка суыткычка куябыз.
Ярты сәгатьтән бераз баллы, тәмле помидор әзер!
Шәһри Казан МАХта Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал