Шәһри Казан / Шахри Казан
@shahrikazanda
Фото Җиләкләргә нәрсә сибәргә?🍓 Башта бөтен иске яфракларыннан, түтәлдәге чүпләреннән арындырырга. Йомшартып чыгарга кирәк. Җир 8-10 градуска җылынгач мочевина сибәргә. 10 л суга 1 шырпы кабы. Шуны 0.5 л һәр төпкә сибәргә. Җир тиешле температурага җылынмаган булса үсемлекләрнең тамырлары азот алмый. Алдан сибүнең файдасы юк. Урыс әйтмешли, мартышкин труд, була. Шулай ук тавык тизәген бер 3-4 көн җылы суда бераз әчетеп, 1:10 исәбеннән һәр төпкә 0.5 л сипсәгез була. Нитроаммофоска сибәргә була. 10 л суга 1 аш кашыгы кушып. Аның составында азот, фосфор, калий бар. Алганда карап укып алыгыз составын. Төрле җитештерүче төрлечә чыгара. Азот кына да булырга мөмкин. Профилактика өчен 7-10 тамчы йод 10 л суга тамызып коендырырга кирәк. Ул мучнистая роса, серая, бурая гриль кебек чирләргә каршы тора. Болытлы көнне коендырырга кирәк. Башта йодлы су белән коендырырга, аннан 5 көннән соң мочевина сибәргә. Мочевина сипкәннән соң бер атнадан кол суы сибәргә була. Чәчәк бөреләре барлыкка килгәч 10 л суга 1 аш кашыгы нитроаммофоска һәм 1 аш кашыгы калийный соль кушып сипсән яхшы. Шулай ук 0.5 л һәр төпкә. Аның урнына шулай ук көл суы да сипсәгез була. Чәчәк атканда 2 л кайнар суга 1 стакан көл салып, 2-3 сәгать тотарга, аннан шуңа 10 литр булганчы су өстәргә һәм бераз марганцовка (алсу төстә булсын), 10 тамчы йод, калак очында борная кислота кушып һәр төпкә 1 стакан сибәргә. Аннан инде чүпрә әчетеп тә сибәргә була. 1 пачка чүпрәне 3 литрлы банкага салыгыз, шуңа 1 стакан песок өстәгез һәм су тутырыгыз. 2-3 тәүлектән соң шуны 10 л суга 1 стакан кушып һәр төпкә 0.5 л сибәсез. Чүпрә сибә калсагыз обязательно 14 көннән соң көл суы сибегез. Яки калийлы ашлама кертегез. Только чүпрәле суны җир тулысынча җылынып беткәч, температура 20 градус җылы тора башлагач кына сибәсе. Һәр әйберне сибәр алдыннан башта чиста су сибеп чыгыгыз. Эльмира Исхакова
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал