Шәһри Казан / Шахри Казан
Татарстанда 10 августта матәм көне игълан ителде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның 10 августын республикада матәм көне дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Карар Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә кабул ителде.
Матәм көнендә Татарстанның бөтен территориясендә дәүләт флаглары төшереләчәк. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде.
Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал