Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazanda
🍐 Кышка хуш исле «Дюшес» компоты 😍 Ингредиентлар 3 литрлы банка өчен: 🍐 груша — 3 шт. 🍋 лимон — 3 өлеш 🍚 шикәр комы — 1 стакан 💧 су — күпме кирәк, банканы тутырырлык Әзерләү тәртибе Грушаларны яхшылап юып, урталайга яки түгәрәкләп кисәбез. Лимонны да юка кисәкләргә бүләбез. Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага грушаларны һәм лимонны салабыз. Өстенә 1 стакан шикәр комы өстибез. Суны кайнатып, банканы тулганчы бер тапкыр кайнар су белән тутырабыз. Капкач белән ябып, яхшылап төреп куябыз. Банкаларны тулысынча суынганчы җылы урында тотабыз, аннары салкынча, караңгы урынга сакларга куябыз. 🍐 Кышын ачып эчсәгез, хуш исе һәм тәме белән «Дюшес»ны хәтерләтәчәк! 😍
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал