Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazanda
2027 елда россиялеләрне бер генә алты көнлек эш атнасы көтә 2027 елда Россиядә бер генә алты көнлек эш атнасы булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин ТАССка сөйләгән. Алты көн рәттән эшләү 15–20 февраль көннәренә туры киләчәк. Аннан соң россиялеләрне өч көнлек ял көтә — 21, 22 һәм 23 февраль. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан россиялеләр өч көн ял итәчәк. Укучыларны кышкы каникул да көтә. 2026–2027 уку елында Россия мәктәпләрендә кышкы каникуллар узган ел белән чагыштырганда бер көнгә кыскарак булачак. 2026 елда каникуллар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам иткән булса, 2027 елда укучылар 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал