Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazanda
Видео Кеше килә-китә ... Кеше китте диеп , хушлашмагыз , Очрашырбыз әле тегендә . Я тәмугъта , я эләгеп булса , Оҗмахларның җиде күгендә . Кеше килә -китә , бар да гади , Барыбыз да шунда барасы . Җиргә гомерлеккә килгән сыман , Кыланма син адәм баласы . Кеше белмәс диеп ,алданмагыз , Кеше белми , Аллах беләчәк . Өстән генә түгел , һәр гамәлне , Һәрбер уйны эчтән күрәчәк . Җитми диеп , артык тырышмагыз , Җитәчәк бит ике кочак җир . Саранланма , артык булганнарын Мохтаҗларга бүлеп алып бир . Ә башкалар диеп, акланмагыз , Һәркем җирдә үзе җаваплы . Башкаларга күрсәтим дип түгел , Үзең өчен эшлә савапны . Җир гаделсез диеп борчылмагыз , Бар да гадел , һәркем беләчәк . Түрәме син , баймы , хәерчеме , Аллах барысын җиргә күмәчәк . Кем булышыр диеп, теләнмәгез , Дус - танышлар бар да калачак . Иномарка машинада түгел , Анда һәркем җәяү барачак . Мин яшь әле диеп ,шатланмагыз , Бәлки булмас та ул иртәгә . Матур сүзләреңне әйтеп кал син , Балаларга , дуска , иркәңә . Үлем җиткән кебек яшәү кирәк , Рәнҗетмичә җирдә беркемне . Яшәү язсын , ләкин көтмәгәндә Китәчәкбез бердәнбер көнне . Үләсе бар диеп , уфтанмагыз , Шатланыгыз , озатып калсалар . Үлгәчтен дә сине дога укып , Елый - елый искә алсалар . Менә шулай ... Ләйлә Дәүләтова
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал