Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazanda
Аллаһ исемнәрен әйтеп дога кылабыз. Саклап куегыз. Кызым өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән биләп ал, күңеленә ныклы иман сал, Сине яратып, Сиңа таянып һәм Синнән разый булып яшәргә насыйп ит. Йә Әл-Һади! Аны туры юлдан алып бар. Хәерле карарлар кабул итәргә зирәклек бир, ялгыш юллардан һәм хәерсез кешеләрдән сакла. Йә Әл-Вәдүд, йә Әл-Вәһһәб! Кызыма хәерле никах насыйп ит. Аны яратып, хөрмәт итеп, саклап яшәүче иманлы, күркәм холыклы, җаваплы ир насыйп ит. Араларына мәхәббәт, хөрмәт, тугрылык һәм аңлашу сал. Гаиләләрен ныклы һәм озын гомерле кыл. Йә Әс-Сәлам! Кызымның күңеленә тынычлык, йортына иминлек, тормышына бәхет бир. Йә Әл-Хәфиз! Аны бәла-казалардан, авырулардан, күз тиюдән, яманлыктан һәм күренгән-күренмәгән бөтен зарардан сакла. Тәненә сәламәтлек, җанына тынычлык, гомеренә бәрәкәт бир. Йә Әр-Раззәк, йә Әл-Кәрим! Аңа киң һәм хәләл ризык насыйп ит. Тормышына муллык, хезмәтенә уңыш, тапкан малына бәрәкәт бир. Биргән нигъмәтләреңә шөкер итеп яшәргә насыйп ит. Йә Әл-Вәһһәб! Кызыма сәламәт, иманлы, хәерле нәсел дәвамчылары - балалар насыйп ит. Нәселен дәвамлы, бәрәкәтле кыл. Балаларын ата-анасына шатлык, җәмгыятькә файдалы, Сиңа итагатьле бәндәләрдән ит. Йә Әл-Ләтыйф! Кызымның язмышын хәерле һәм матур кыл. Аңа хәерле ишекләрне ач, хәерсезләрен яп. Ул сорамаган, хәтта уйламаган хәерләрне дә насыйп ит. Йә Аллаһ! Кызымны бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле кыл. Аның иманын, сәламәтлеген, гаиләсен, балаларын, ризыгын һәм күңел тынычлыгын Үз саклавыңда тот. Минем аның өчен әйткән һәм күңелемдә әйтелми калган барлык хәерле теләкләремне кабул ит. Әмин, йә Раббил-галәмин. 🤲 Алсу Исмәгыйлева блогыннан
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал