Шәһри Казан / Шахри Казань
Мөслим районының Баланлы авылындагы 1991нче сайлау участогында бу көнне аеруча җылы мизгелләрнең берсе булган.
Энҗе Җиһаншина тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, тормышка булган мәхәббәтен беркайчан да югалтмый. Киресенчә, ул кешеләр арасында булырга, ярдәм итәргә, яхшылык кылырга омтыла. Энҗе волонтерлык эшендә актив катнаша, махсус хәрби операциягә гуманитар йөк әзерләүдә катнаша, кешеләр белән аралашырга ярата.
Аның кулларында сәйләннәр дә гади бизәнү әйберләренә түгел, ә матурлыкка әверелә. Энҗе сәйләннән күз явын алырлык беләзекләр, муенсалар ясый. Ә күңелендәге иң зур яратуларының берсе — бию. 💃
Бу көнне дә ул сайлау участогына әнисе белән бергә килгән. Ана белән кызның янәшә атлап, бергәләп бу мөһим көндә катнашуы — үзе бер матур күренеш. ❤️
Безгә бу хакта Мөслим районы Баланлы авылы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова сөйләде.
Энҗенең тормышы бер нәрсәне тагын бер кат искә төшерә: кеше бәхете мөмкинлекләр белән түгел, йөрәктәге яктылык һәм тормышка булган мәхәббәт белән үлчәнә.
🌷 Энҗегә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар һәм һәр көнендә яңа шатлыклар телибез!
#Сайлау2026 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал