Шәһри Казан / Шахри Казань

@shahrikazanda
Фото ХИКМӘТ НУРЛАРЫ (Мәшһүр ислам галиме Әл-Газалиның хикмәтле фикерләре) ✓ Бәхет ул – Аллаһка якынаю хакына үзеңнән азат булу. Бәхетсезлек ул – үзең белән мәшгуль булып Аллаһны оныту. ✓ Бәхетсез шул, кем гыйлеме була торып та шуның буенча гамәл кыла алмый. Бәхетсез шул, кемгә гамәл кылу мөмкинлеге бирелеп тә аның шушы гамәле ихлас Аллаһ ризалыгы өчен түгел. Бәхетсез шул, кем гыйлемле, тәкъва кешеләр белән аралашу мөмкинлегенә ия булуга карамастан, шушы аралашудан үзе өчен бернинди дә файда һәм сабак ала алмый. ✓ Ихласлык асылы шулдыр: игелекле гамәлне Аллаһтан савап өмет итеп кылганда, шушы гамәл өчен кешеләрнең сине искә алуларын һәм хөрмәт итүләрен теләмәү. ✓ Өч нәрсәне югалтмас өчен башка өч нәрсәне сакла: намазны югалтмас өчен тәһарәтне, йөрәгеңне югалтмас өчен күзләреңне, башыңны югалтмас өчен телеңне сакла. ✓ Өч нәрсә томаналык, наданлык билгесе булып санала: күбрәк белгән кеше белән бәхәсләшү, гамәлдә тикшерелмәгән кешегә ышаныч белдерү, ир кешегә “мин хатын-кызның хәйләсеннән тулысынча имин” дип уйлау. ✓ Сөйләмнәрнең иң хәерлесе – Аллаһны искә алу (зикер), гамәлләрнең иң яхшысы – намаз, холыкларның хәерлесе – басынкылык, тыйнаклык. ✓ Башкаларга эшләгән изгелекне хәтерендә сакламый һәм кешеләр аңа эшләгән явызлыкны истә тотмый торган кешене чын хикмәт иясе дип атап була. ✓ Адәм балалары йоклый. Аларны үлем уятачак. Үлем килеп җиткәнче, уянсагыз иде, кешеләр! Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал