Шәһри Казан / Шахри Казань
Язмышлар бер булмый
Кемнеңдер ызбасы зур,
Кемнеңдер акчасы күп,
Кемнеңдер тәхете югары.
Карама син беркемгә,
Һәм иярмә төркемгә,
Синең үз тормышың ни бары.
"Кемгәдер җил уңай", – дип,
"Юл авыр ник болай?" – дип,
Зарланып яшәмә һичвакыт.
Карап тормый бер нигә,
Син яшәп яткан өйгә
Бәхетең керәчәк бер шакып.
Кемнеңдер йорт-җире юк,
Кемнендер саулыгы юк,
Кайдадыр – сугышлар, хәлакәт.
Бүген булса ризыгың,
Һәм тыныч булса җаның,
Шул була бит инде бәракәт.
Язмышлар бер булмый...
Һәркемнең – үз бәхете.
(Исхак Фәйзи)