Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы

@suumbike
Фото Бүген Камал театрының талантлы актеры, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллинның туган көне. Уйнау манерасындагы тирән психологизмы, матур пластикасы белән сокландырган бу артистны тамашачы «Ромео һәм Джульетта», «Асылъяр», «Җанкисәккәем», «Гөргөри кияүләре», «Казан егетләре», «Банкрот», «Зәңгәр шәл» һәм башка бик күп спектакльләрдәге рольләре аша яратып өлгерде инде. Артистлар гаиләсендә тууын, әтисе – Илдар Хәйруллин, әнисе Алсу Гайнуллина икәнен дә әйтсәк... Хәер, Искәндәр Хәйруллин турында кызыклы фактларны безнең карточкалардан укып белә аласыз.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал