Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы

@suumbike
Фото Җырчы Алсуга Дәүләт Кремль сараенда Орден тапшырылды Җырчы Алсу социаль челтәрдәге битендә аңа II дәрәҗәдәге Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге Орден тапшырылуы турында сөйләде. Тантана Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 еллыгына багышланган иде. Җырчыны милли музыкаль мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә, татар халкының һәм Россия халыкларының рухи һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен билгеләп үттеләр. «Минем өчен бу кичә аеруча истәлекле булды - миңа II дәрәҗә Россия империясенең беренче мөфтие исемендәге Орден тапшырдылар, - дип язган җырчы. - Бу зур дәрәҗә һәм бик кыйммәтле бүләк. Мин һәрвакыт үз тамырларым турында горурланып сөйлим һәм музыканың милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә алуына ышанам».
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал