Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
Сорау: Көзен көн озынлыгы, кояш яктылыгы кими. Д3 витаминын солярийда «җыеп» буламы?
Сорауга Казан эндокринология диспансеры табиб-эндокринологы Екатерина ГЕРМАНОВА җавап бирә:
- Д3 витамины тәнгә эләккән ультрафиолет нурлар йогынтысында синтезлаша һәм организмга ризык белән керә. Ул санаулы ашамлыкларда гына бар: кыргый лосось, сельдь, сардина, тунец балыкларында, балык мае, атланмай, сөт ризыклары, йомырка сарысы, сыр. Әмма аларда да Д витамины бик аз күләмдә.
Бездәге табигать шартларын исәптә тотсак, ноябрьдән алып мартка кадәр тәндә Д3 витамины бөтенләй диярлек формалашмый. Ә солярийдагы ультрафиолет нурлары кояшныкына тәңгәл түгел. Бик аз күләмдә генә эшләнеп чыгачак ул. Бу процедурага еш һәм озак йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: тәннең пешүе, тире авырулары, тиренең картаюы. Тире аша һәм ризык белән кергән Д3 витамины барыбер җитәрлек күләмдә түгел. Табиб белән киңәшеп, витаминнар эчәргә кирәк. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал