Татар ядкарьләре

@tatar_live
Видео “Ат көне”ндә Япониядән килгән татарлар белән сөйләштек. Алсу һәм Талия 12 ел элек Япониягә киткән һәм әлегә кадәр шунда яшиләр. Алар Япониянең һәм япон халкының үзенчәлекле яклары турында сөйли. “Нигә Япониягә” дигәч, алар “шулай туры килде” дип көләләр генә. Туган якларын – Теләчене сагынып яшиләр. “Табигатьне карап елап йөрибез” дип сөйләделәр. -         Япониядә яшәү тыныч, рәхәт. Кешеләр ярдәмчел. Караңгыда да куркыныч түгел. Япониядә гел җир тетри, кайберсен сизмибез дә. Япониядә татарлар бар, әмма татарча белгән татарлар юк. Элек килгәннәре татарча белә, йөзләп кеше бар, алар олылар инде. Токиодагы иң зур мәчетне Япониядә татарлар салган. “Татар телен ничек онытмадыгыз?” дигәч, өйдә сөйләшеп саклап калдык диләр. Талия исә инде 12 ел Япониядә яшәп, русчасын оныта башлаган. Алар әйтүенчә, татарлар белән японнар арасында уртак яклар бар. Мәсәлән, японнар туганнарын, авылдашларын уйлап йөриләр, булышырга киләләр икән. Һәм японнар кеше турында начар сүз әйтмәскә тырыша. Һәм аларда “авылга кайтабыз, туганнарның рухы шунда” дигән әйбер бар икән.  Япон теле татар теленә охшаш – аларда да сүзләр бер-берсе артыннан тезелеп китә диләр. Әмма бездәге “ә” кебек авазлар юк. Ә менә иероглифларны өйрәнү бик читен, хәтта үзләре дә белеп бетерми диләр.   Японнарның дине дип әйтүе кыен икән. Алар Раштуаны да бәйрәм итә, үз диннәрен дә тота диләр. Алар аны мәдәниятнең бер өлеше дип кабул итә икән. Ул яктан, безнең кебек түгел диләр. Япониядә яшьләр өйләнешми икән, гаиләне соң коралар, ди. Японнар татарларны начар беләләр диләр. “Без өйрәтәбез” диләр.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал