Татар ядкарьләре

"Без китәсе идек. Машинабыз
Менә-менә инде кузгала.
Күкрәгенә кысып биш алманы,
Йөгереп килә сабый кыз бала.
Тын калдылар бу баланы күреп,
Озатырга диеп килгәннәр.
Ә сабыйның күзләрендә курку,
Өлгерәмме-юкмы дигәндәй".

Әлеге шигъри юллар Раниф Шәриповның "Биш алма" поэмасының иң башыннан алынды. 2013 елның көзендә язылган "Биш алма" әсәре шагыйрьнең татар авылларының бетүгә таба йөз тотуларына борчылып, аның сәбәпләрен аңларга тырышып язылган поэма. Поэма лирик героеның бәгырен бу әсәрдә әллә ничә гасырларга сузылган тарихлы авылларда балалар юклыктан мәктәпләрнең ябылуы, шулар белән бергә татар рухы да, тормыш та китеп баруы телгәли.
2026 елның 27 нче августында Раниф Шәрипов хатыны Дамира ханым белән моң чишмәсе - Чокырчасына кабат кайтты. Инде авылдашлары белән очрашып, сөйләшеп, саубуллашканнан соң урамнан китеп баручы машинаны скутерга утырган мөлаем йөзле, нәфис гәүдәле бер яшь кыз туктатты. Машина туктауга кыз скутерын кабаланып җиргә тотып атты да йөгереп килеп машина ишеген ачты һәм Раниф абыйсының алдына кесәсеннән алмалар салды. Бу шагыйрьне уйлануларга этәреп, "Биш алма" поэмасын язарга каләм алдырган, 2013 елда әле сабый гына булган кыз бала - Зөбәйдә иде. Бүген айтишник һөнәрен үзләштереп, инде үз тормышын көтүче Зөбәйдә күзләренә ихтыярсыз бәреп чыккан яшьләрен йота-йота Раниф абыйсына рәхмәтен әйтте. Бу рәхмәткә шагыйрьнең туган авылын әле дә зурлавы, аның кешеләрен яратуы, авылы өчен борчылып гомер итүе, аны - кечкенә генә авылдашын үзенең тирән эчтәлекле әсәрендә сурәтләве өчен хөрмәт хисләре, горурлануы да сыйган иде.
Безне дә бу күренеш бик дулкынландырды. Зөбәйдәнең күңел хисләре безгә дә күчте, безнең дә күзләребез ирексездән яшьләнде.
Ә Зөбәйдә "Чокырча әле дә исән, Раниф абый, кайтып кына йөрегез. Исәнләшер, күрешер, очрашу сөенечен көтеп яшәүче авылдашларыгыз әле дә бар" дигәндәй озатып калды.

Без исә "Биш алма"ның дәвамы була күрсен дигән теләк белән Раниф абыйларга ияреп, юлыбызны дәвам иттек.

Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала Татар ядкарьләре

Все публикации канала