Татар ядкарьләре
Әлеге язмада татар халкында XIX - XX гасырда гаять киң таралу алган “Мөхәммәдия” китабыннан өзек. Аны татар эмиграциясенең күренекле вәкиле Шәмсия Апакай (Дәүшева – 1914 – 2007) башкара.
Америка кушма штатларында яшәгән Шәмсия Апакай гомере буена татар телен, мәдәниятен чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында пропагандалый. Советлар Союзында үзгәртеп кору заманы башланып чикләр ачыла башлагач, Ш. Апакай чит ил татарларыннан иң беренчеләре булып Татарстанга килә. Аның тырышлыгы белән Казан һәм Америка татарлары арасында элемтәләр булдырыла. Шәмсия һәм Салих Апакайның өйләрендә Русиядән килгән бик күп татарлар кунак булып китә. Үзе дә берничә тапкыр Казанга килә. Якын дусларыннан атаклы рәссам Бакый Урманче була. Бу язма 1986 елның 22 июлендә Ш.Апакайның Урманчеларда кунакта вакытында рәссамның хатыны Флора Әхмәтова-Урманче тарафыннан язып алына.
Шәмсия Апакай башкарган көй үрнәге – рухи ядкәрләребездән булган “Мөхәммәдия” китабы. Аны XVI гасыр госманлы суфый шагыйре Мөхәммәд Чәләби иҗат итә. Татарлар арасында ул Казан ханлыгы чорында ук тарала башлый һәм күп гасырлар дәвамында рухи юлдашы, әхлак, дин белеме чыганагы булып тора, халкыбызның иң яратып көйләп укыла торган китапларының берсенә әверелә. Халык арасында кулъязма рәвештә дә, басма китап буларак та бик киң тарала. Мөхәммәт с.г.с.һәм аның образын ачуга багышланган әсәр мәдрәсәләрдә дә уку әсбабы буларак кулланыла. Шәкертләрләр тарафыннан да яратып башкарыла. Тукайның да мәдрәсә буйлап “Мөхәммәдия” көен көйләп йөрүе билгеле. Шагыйрь иҗатында “Мөхәммәдия” китабы белән бәйле ике нәзер әсәре дә бар.
“Мөхәммәдия”не татар халкында кич утырганда да, бәйрәмнәрдә дә, шул исәптән Ураза аенда да җыелып көйләп укыганнар. Шәрык традицияләре белән татар музыкасы үзенчәлекләрен берләштергән “Мөхәммәдия” көйләрен үзгә бер матурлык аерып тора. Шәмсия Апакай башкарган бу язма да халкыбыз ядкәрләренең бер энҗесе булып тора.(Аудио һәм фото материаллар Гөлназ Гыйльми фондыннан алынды). Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал