Татар ядкарьләре

@tatar_live
Фото «Мине режиссер иткән өч драматург бар. Аларның берсе – Тинчурин, икенчесе – Исәнбәт, өченчесе – Миңнуллин». Марсель Сәлимҗановның фехтование белән шөгыльләнгәнен, СССР җыелма командасы составында булуын күпләр белмидер дә, мөгаен. Тагын бер яраткан хоббие – балык тоту. Камал театрында 1966 елдан баш режиссер булып эшли. Театрга яңалыкны ул алып килә. Станиславский системасына өстенлек бирә, чөнки остазы Андрей Гончаров – Станиславскийның бөек шәкерте Лобановта укый. «Чын театр тамашачы белән күзгә-күз сөйләшергә тиеш», – ди Марсель Сәлимҗанов. Театр белән 36 ел җитәкчелек итә. Бу – сәхнә тарихында бик сирәк күренеш. Сәхнәгә татар драматургиясенең 88 спектаклен куя. Аларның 17 се – Туфан Миңнуллинныкы. Аларның үзара дуслыгы бер легендага әйләнә. (Сөембикә журналы) Режиссер, драма актеры, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты, РСФСРның һәм СССРның халык артисты, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (7.11.1934-26.03.2002) #бу_көн_туган_көн
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал