Татар ядкарьләре

@tatar_live
Фото "Гөлсем Болгарскаяны мин җиде-сигез яшемнән үк белеп үстем. Ул безнең ишегалдына бик еш килә торган иде. Безнең дворник кызы Вафия белон алар ахирәтләр иде. Гөлсем апа, Вафия апа икесе кәләпүш кайыйлар. Мин Вафияләргә кереп утырам. Гөлсем апа килгәнен сизенсәм, йомышым булмаса да, Вафияләргә керәм. Гөлсем Болгарская бик кызык итеп көлә иде. Шаркылдап, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлә. Мин Гөлсем апаның көлгәнен карарга керәм. Алар кәләпүш кайый, үзләре мин аңламый торган нәстәләр турында сөйләшә. Дәшмичә генә ишек катындагы сәкедә утырам. Мин килеп керсәм, Гөлсем Болгарская юри: - hy-y, Заһидә кергән икән, сине күптәннән көтә идек, - дигән булып каршылый. Үзләре мин кергәнгә бигүк риза тугел кебек тоела иде. Ихтимал, аларның сер сөйләшәсе булгандыр. Узем утырам, узем: «Кайчан көләр икән Гөлсем апа?» - дип көтәм. Соңыннан гына аңладым: Гөлсем Болгарская ямьсез итеп, авызын зур ачып көлә икән. Сабыйга шул кызык булып тоелгандыр инде... Болгарская сәхнәдә чын күз яшьләре белән җылый иде. Мин шуңа шакката идем, бергә сәхнәдә уйныйбыз, фаҗигале күренешләрдә Гөлсем Болгарская чынлап җылый, күз яшьлеренә чыланып уйный иде..." (Заһидә Тинчурина хатирәләреннән. Р.Батулла "Урыннары җәннәттә булсын") #бу_көн_туган_көн ✨Татар актрисаларының беренче буыны вәкиле, театр сәхнәсенә егерме яшьтә аяк басып, гомерен бер генә театрга багышлап, җитмешнең аръягына чыккач кына китүче, бернинди махсус әзерлексез килеп, сәхнә остасы булып китүче драма артисткасы ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯ (15.10.1891-09.01.1968) Фотоларда 1. Гөлсем Болгарская, 1910 ел 2. Гөлсем Болгарская (уңда) дус кызы Галимә белән, 1910 ел. 3. Хәмит Колмәмәт һәм Гөлсем Болгарская язылышудан соң; 4. Галия Булатова, Гөлсем Болгарская, Галия Нигъмәтуллина, Мәрьям Сульва; 5. Гөлсем Болгарская "Таһир-Зөһрә" спектаклендә; 6. Гөлсем Болгарская Чаткылар спектаклендә; 7. Гөлсем Болгарская Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендә Бәдига карчык ролендә; 8. Гөлсем Болгарская "Гөлчәчәк" спектаклендә; 9. Гөлсем Болгарская оныгы Феликс Колмәмәт белән, 1958 ел
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал