Тинчурин театры | театр Тинчурина
Мөхәммәт Әхмәткәрим улы Хәмзинның тууына 111 ел
ТАССРның атказанган артисты Мөхәммәт Хәмзин 1915 елның 24 апрелендә Лаеш районы Янтык авылында дөньяга килә. Башта ул Казанда - Кабан күле буендагы 5нче мәктәптә белем ала. Аннан артист булу хыялын тормышка ашыру өчен Башкортостан сәнгать техникумында укый. 1936 елны аны тәмамлап, кабат Казанга кайта, музыка училищесына укырга керә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, күкрәгенә шактый медальләр тагып кайткан Мөхәммәт Хәмзин Татар дәүләт Республика күчмә театрына артист булып эшкә урнаша.
1952 елда аны театрның директоры итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул артист булып эшләвен дә дәвам итә.
Мөхәммәт Хәмзин үзенең иҗат юлында төрле характерлы, бер-берсенә охшамаган, тамашачыларның күңеленә кереп калган 50 дән артык образ тудыра. Артист буларак, ул төп рольләрдә социаль геройларны оста башкара. Моның мисаллары итеп “Тормыш җыры”нда Басыйр, “Украина далалары”нда Галушка, “Күңел дәфтәре”ндә Закир образларын күрсәтергә була.
Театр тарихында якты эз калдырган Мөхәммәт Әхмәткәрим улы Хәмзин театрда 1975 елга кадәр хезмәт куя. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал