Тинчурин театры | театр Тинчурина
@tinchurinteatr
Фото Бүген Габдулла Тукайның туган көне! Туган тел бәйрәме! Без Тукай исемен Туган тел сүзе белән янәшә язабыз, Шагыйрьне зурлаганда туган телебезгә дә дан җырлыйбыз! Татар театрының чишмә башында да Тукай тора. Тукаебыз язучы, рәссам, артистларның, алай гына да түгел, сәнгать әһелләреннән кала, тагын күпме кешеләрнең язмышына йогынты ясаган һәм ясый. Аның иҗаты күңелләребезне җылыта, игелекле, итәгатьле һәм гадел булырга өнди! Бәйрәм белән, дуслар! ❤️
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал