Туган як

@tuganyak1990
Фото ...Гаҗәпсенеп күзәтәбез Быелгы җылы көзне- Көндезге кояш нурлары Күпме иркәләр безне? Күпмегә сузылу мөмкин Бу әбиләр чуагы, Кайбер җирдә чәчәк ата Хәттә сирень куагы Ачкан бугай бөреләрен Алданып җылы көзгә Яшь кызлар серен ачкандай Алданып җылы сүзгә Кайдан белсен җансыз агач Салкын кышка керәсең Кайчак акыл иясе дә Сизмәгәч ни күрәсен... Һәркем белә, мондый көзнең Азга истә калмасын Җылы көзнең корылыгы Зыян гына салмасын... Фәнүс Хәйруллин 18.10.26.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал