
Мәскәү шәһәрендә яшәүче Чакмагыш егете Азат Гомәров берничә ел инде үзе укыган Аблай урта мәктәбе укучыларына “Әллүки” журналлары яздыра. ❤Бүген ул якташларына янә бүләк ясады.📚 Мәктәп укучыларына почта аша 22 “Әллүки” журналы яздырды.🤗 Азат Миңнулла улы Мәскәүнең Третьяков галереясы дәүләт музеенда эшли. 🎉🎊Гади авыл егете үз көче, тырышлыгы белән мәскәүлеләрнең ихтирамын яулаган. 👍Якташлары өчен бик күп игелекле эшләр башкаручы, милләт җанлы, мәдәниятле кеше ул.🙏 Бердигән гаилә башлыгы да! 🤗Татарстанның Кама Тамагы кызы Гөлнара белән балаларын бик яратып, күңел җылысын биреп тәрбиялиләр.❤
“Балалар телефонда уйнап кына үсмәсен, туган телдә чыгучы бик матур журнал барлыгын да белсен.📚 Мин үзем республикабызда татар телендә “Әллүки” журналы чыгуы өчен бик сөенәм.❤ Беләсезме, туган телне саклау, халкыңа игелек кылу өчен трибуналардан купшы сүзләр сөйләү дә, романнар язу да мотлак түгел.✏ Гади генә гамәлләрең белән милләтең өчен файда китерә аласың.❤ Мин Мәскәүгә юлы төшкән һәр якташыма, хәтта бер белмәгән кешеләргә дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.🙏 Кайчандыр үземә игелекле булган кешеләрнең тәрбиясе канга сеңгән. 🥰Изгелек җирдә ятмый ул!”, – ди Азат Гомәров. ❤
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал