Ерикәй, Әхмәт
"Тукай"
Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,
Җырлады, язды Тукай.
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай,
Өмет бәйләде туачак
Яңа таңнарга Тукай.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Азатлык-дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә —
Безнең замандаш Тукай.
Габдулла Тукай "Кызыклы шәкерт" – Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт…
Габдулла Тукай "Нәсихәт" ✦ Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,…
Муса Җәлил Моабит дәфтәрләре 1942–1944 "Яулык " Аерылганда миңа йөрәк…
Роберт Миңнуллин "УЙЛАРЫМ" Яшәсәң иде уеңны Уйлар-уйламый гына... Яшәп булмый…