Мирасыбыз. Шигырьләр.

Габдулла Тукай
"Нәсихәт"

✦
Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.

Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы;
Кул суза, мискин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.

Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.

Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!

Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын,—
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр-Ильяслыгын! *

Ихтыяҗын гарз (гарыз) итеп — үтенечен әйтеп.
Инсаният — кешелек.
Вафа — кызгану, миһербан.
Мәртәбә — дәрәҗә, чин.
Тәнбиһ итү — кисәтү

Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала Мирасыбыз. Шигырьләр.

Все публикации канала